Табигать саклау ведомстволары вәкилләре «Арча» ҖЧҖ территориясендә тикшерү үткәрделәр

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары, Татар табигать саклау районара прокуратурасы һәм Росприроднадзор вәкилләре сөт комбинаты территориясен тикшерү өчен урынга чыктылар. 

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Экология министрлыгы инспекторлары «Арча» сөт комбинаты торбасының шартлавы нәтиҗәсендә агынты суларның туфракка агып төшүен теркәгән иде.

Бүген тикшерү барышында экологлар «Арча» ҖЧҖ территориясендәге торбадан агынты су үрнәкләрен алдылар. Чөнки комбинат «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ коллекторы аша агынтыларны агыздыруын дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International