Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районы Кармалы авылында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча урынга чыкканнар

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Кама аръягы территориаль идарәсенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр килгән. Җирле халык Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенә Түбән Кама районының Кармалы авылындагы фермадан яман ис турында мөрәҗәгать юллаганнар. Һаваның торышын тикшерү өчен экологлар күчмә экологик лаборатория белән шул урынга кузгалганнар. Пробалар ПЭЛ урнаштырылган махсус җиһазлар ярдәмендә автомат режимда сайлап алынган. Сынаулар ике ноктада сайлап алынган: ферманың җил исә торган һәм җил исми торган якларыннан. Анализ нәтиҗәләре буенча атмосфера һавасында фенолның җил исә торган яктан рөхсәт ителгән чик концентрация дәрәҗәсендә булуы ачыкланган. Агрофирма федераль күзәтчедектә булганлыктан, анализ нәтиҗәләре ведомство карамагы буенча Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International