Экологлар Казанның Идел буе районы Утар бистәсенең Подувалье сулыгына күбек ташлау турындагы мәгълүматны тикшерделәр

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Идел буе районы Утар бистәсендәге Подувалье сулыгына күбекле агынты сулар агызу турындагы мәгълүмат буенча берничә тапкыр шул урынга чыктылар. Территорияне беренче тапкыр тикшерү барышында күбек табылмаган. Җирле халык сүзләренчә, сулыкка ташлау иртә таңнан башкарыла, шуңа күрә инспекторлар иртәнге сәгать 5тә кабат шул урынга чыктылар. Кабат чыгу барышында күбекле агынты сулар ташлау факты теркәлгән, инспекторлар агынты һәм табигый су пробаларын алганнар.  Шулай ук лаборатория инспекторлары һәм белгечләре Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы белән берлектә тагын бер күчмә тикшерү үткәрделәр, аның барышында агынты һәм табигый су пробалары алынган.

Анализ нәтиҗәләре билгеле булгач, гамәлдәге закон кысаларында чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International