Әлмәт районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Сәрән авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Чүплекнең гомуми мәйданы – 750 кв.м, чүплекнең күләме 240 куб.м тәшкил итә.
Әлмәт районы башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелгән.