ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендәге территорияне күзәтү вакытында Риза Фәхретдин урамы янында рөхсәтсез чүплек таптылар.


18
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Казанның Киров районы прокуратурасына Гладилов урамы районында һаваның сыйфатына шикаять белән шәһәр хатын-кызыннан мөрәҗәгать килгән. Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре Экология министрлыгы инспекторлары һәм ведомствоның экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәк бүлегенең күчмә лабораториясе белгечләре белән бергә урынга чыктылар.


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Алексеевск районы мониторингы барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Идел-Кама территориаль идарәсе  инспекторлары Лебедино авылында төзелеш калдыкларын законсыз ташлауны  таптылар. Чүплекнең гомуми мәйданы 10 000 кв.м тәшкил иткән.

Зеленодольск районында экологик мониторинг барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Зеленодольск шәһәрендәге Загородная урамында калдыклар ташлауны ачыклаган.


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Аксубай районында тикшерү барышында Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Кече Сөлчә елгасына чистартылмаган агынты суларны ташлау фактын ачыклаган.

ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә калдыкларны туфракка ташлау турында хәбәр килде. Зәй кешесе телефон камерасына йөк машинасының шәһәрнең бер урамында төзелеш калдыкларын ташлауны теркәгән.


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Төбәк операторы тарафыннан калдыкларны вакытында чыгармауга шикаятьләр күп булу сәбәпле, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Казанда һәм якын-тирә районнарда контейнер мәйданчыкларына мониторинг үткәрделәр.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан «Күлләр  каскады» паркы территориясенә чыгу оештырылды һәм табигый су пробаларын сайлау үткәрелде.


11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Түбән Кама халкы торбадан  Омшанка елгасына агып чыккан күбекне күрүләре турында хәбәр итте. Экологлар тиз арада урынга чыктылар, күбек ташлау факты расланды.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының кайнар линиясенә Минзәлә елгасында балыклар үлү турында мөрәҗәгать килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International