ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Яңа Чыршылы авыл җирлеге янында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру турында район халкынан килгән мәгълүмат буенча урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозу факты расланды. Пычранган территориянең мәйданы 130 кв. м тәшкил итә.
Лениногорск районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелде.