Әлки районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Каргалы авылында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаган.
Чүпләнгән кишәрлекнең мәйданы 100 кв. метр тәшкил итә.
Әлки районы Каргалы авыл җирлеге башкарма комитеты адресына табигать саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү бирелгән. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.