1 июньнән «Чиста һава» операциясе кысаларында ТР Экология министрлыгы инспекторлары ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә 4519 автотранспорт чарасын, шул исәптән 245 йөк автомобилен һәм 323 автобусны тикшерделәр. 3717 автотранспорт чарасы бензин двигательләре белән, 569 дизель двигательләре һәм 233 газ-мотор ягулыгы белән булган. 133 автомобильдә (барлык тикшерелгән автомобильләрнең 2,9 проценты) газ чыгаруда пычратучы матдәләрнең нормадан артып китүе ачыкланган.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Арча районы Наласа авылы янында рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары туплануы ачыкланган иде.
Бүген Татарстан Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Үзәк махсуслаштырылган аналитик контроль инспекциясе белән берлектә Казан шәһәренең Вахитов районы Урта Кабан күленең пычрануы турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар.
Әлмәт районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Кама-Исмәгыйль авыл җирлегендәге бункер мәйданчыгында рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 250 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 120 куб.м.
Алексеевск районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чуаш Майнасы авылында рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 100 кв. м тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат районын мониторинглау барышында рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Хокук бозу Кизләү авылы янында ачыкланган. Чүпләнгән территориянең мәйданы 200 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 300 кв. м.
Баулы районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Татар Кандызы авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар урнаштыруны ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы – 535 кв. м, чүплекнең күләме 60 куб. м тәшкил итә.
Кама аръягы территориаль идарәсенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр килгән. Җирле халык Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенә Түбән Кама районының Кармалы авылындагы фермадан яман ис турында мөрәҗәгать юллаганнар. Һаваның торышын тикшерү өчен экологлар күчмә экологик лаборатория белән шул урынга кузгалганнар.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай районын мониторинглау барышында Урсай авыл җирлегендә төзелеш һәм агач калдыкларының законсыз чүплеген ачыкладылар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 400 кв. м тәшкил итә.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Идел буе районы Утар бистәсендәге Подувалье сулыгына күбекле агынты сулар агызу турындагы мәгълүмат буенча берничә тапкыр шул урынга чыктылар.