Татарстанда Экология министрлыгы һәм ЮХИДИ инспекторлары «Чиста һава» операциясе кысаларында 7 меңгә якын машинаны тикшергән

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Чиста һава» операциясенә йомгак ясалды. Ел саен ТР Экология министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, атмосфера һавасына автомобильләрдән чыккан газларның тискәре йогынтысын кисәтү өчен автотранспортны тикшерү буенча рейдлар оештыра.

Быел республикада 1 июньдә старт алган операция барышында 6886 автотранспорт чарасы тикшерелгән, бу – 5999 җиңел, 479 йөк машинасы һәм 408 автобус. 184 машинадан чыккан газда пычраткыч матдәләр буенча нормадан артып китү очраклары ачыкланган, бу барлык тикшерелгән автомобильләрнең 2,7 процентын тәшкил итә. Иң күп санда җитешсезлекләр бензин двигателендә эшләүче 130 автомобильдә ачыкланган (бензин двигателе белән 5609 автомобиль тикшерелгән). Дизель двигателе белән 874 автомобиль тикшерелгән, шуларның 46сында артыклык ачыкланган. Газ-мотор двигателендәге машиналарда 8 бозу очрагы ачыкланган (403 транспорт чарасы тикшерелгән).

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда туры элемтә вакытында Владимир Путин федераль хөкүмәт һәм төбәкләр хакимиятләренең атмосферага зарарлы матдәләр чыгару күләме 2024 елга 20% ка кимесен өчен мөмкин булганның барысын да эшләү турында сөйләде. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, һаваны пычратуның төп чыганаклары булып торак-коммуналь хуҗалык, шул исәптән котельный эше һәм шәһәр транспорты тора.

Татарстан Республикасында газларда зарарлы матдәләр күләме арткан автомобильләр саны кимү буенча тотрыклы тенденция күзәтелә, бу автомобиль паркын әкренләп яңарту, физик һәм мораль яктан искергән автомашиналарны эксплуатациядән чыгару, шулай ук АЗСта экологик характеристикалары яхшыртылган мотор ягулыгы җитештерү һәм сату белән бәйле. 1994 елдан башлап, операция нәтиҗәләре буенча, газларда пычраткыч матдәләр күләме арткан автотранспорт өлеше 10 тапкырга кимегән.

Белешмә өчен:

2020 елда 6588 транспорт чарасы тикшерелгән, 220 бозу ачыкланган;

2021 елда 6201 транспорт чарасы тикшерелгән, 172 бозу ачыкланган;

2022 елда 6570 транспорт чарасы тикшерелгән, 183 бозу ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International