18 апрельдә санитар-экологик икеайлык кысаларында 5 муниципаль район территориясен авиа тикшерү үткәрелде. Һавадан Казан тирәсен, шулай ук Татарстанның Лаеш, Питрәч, Биектау һәм Зеленодольск районнары территорияләрен карадылар.
Ел башыннан атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 1,329 млн.үлчәү башкарган, шул исәптән Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 414 меңнән артык үлчәү уздырган.
Әлмәт районы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсеннән мөрәҗәгать килеп ирешкәнчә, «Күлләр каскады» сулыкның өслегендә чыгышы билгесез булган элпә барлыкка килгән.
8-14 апрельдә Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 314 мөрәҗәгать килгән. Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә санкцияләнмәгән чүплекләр булды. Бу тема буенча бер атна эчендә 236 хәбәр килгән.
1 гыйнвардан Министрлыкның атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 1,244 млн. үлчәү башкарган, шул исәптән Казанда 386 меңнән артык үлчәү башкарылган.
Су ташу вакытында су объектларының пычрануына юл куймас өчен һәм диффуз агынтыларның елгаларга һәм күлләргә эләгүен булдырмас өчен, Экология министрлыгы инспекторлары даими рәвештә су басу зонасына эләгүче территорияләрне тикшерү буенча рейдлар үткәрәләр.
1 апрельдән 7 апрельгә кадәр Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 287 мөрәҗәгать килгән. Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә - санкцияләнмәгән чүплекләр.
Экологлар санитар-экологик икеайлык чорында чүплекләрне ачыклауны дәвам итәләр.
Утырышта традиция буенча Росводресурслар, Росрыболовство, Росморречфлот, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Табигать министрлыгы, Росгидромет, Ростехнадзор, «Бердәм энергетика системасының система операторы» АҖ,, «РусГидро» ААҖ, «Татэнерго» АҖ территориаль органнары һәм Идел-Кама бассейны чикләрендә урнашкан субъектларның башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Бүген экология министры Александр Шадриков Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Экология министрлыгының атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе ачылуы турында хәбәр итте.