Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары Азнакай районында чүплек таптылар

2024 елның 31 мае, җомга

Азнакай районындагы рейд барышында «Автомобилист» гараж җәмгыятендә агач һәм көнкүреш калдыкларының зур чүплеге ачыкланды. Чүплекнең мәйданы 1600 кв. м тәшкил итә.

Азнакай шәһәре Башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International