Кама буе инспекторлары 10 мең кв. метр мәйданлы зур чүплек тапты

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Чаллы шәһәренең Минзәлә тракты урамында рейд барышында төзелеш калдыкларын һәм башка зур габаритлы чүп-чарны рөхсәтсез җыю факты ачыкланды.

Пычрану мәйданы 9700 кв. м тәшкил итә.

Бердәм күчемсез милек дәүләт реестры өземтәсе буенча әлеге кишәрлек шәһәр Башкарма комитеты балансында тора.

Чаллы шәһәре Башкарма комитетына закон таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International