Ике чүплеккә кимеде. Экологлар кисәтүе буенча Алабуга һәм Менделеевскта чүплекләрне бетерделәр

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары Алабуга һәм Менделеевск территорияләренә мониторинг үткәрделәр.

Алабугада Тугаров урамында санкцияләнмәгән көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын җыю факты ачыкланды. Чүплекнең мәйданы 42 кв. м тәшкил итә.

Шәһәрнең башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуны рөхсәт итмәү турында кисәтү бирелгән. Хәзерге вакытта бозу бетерелгән.

Менделеевск шәһәренең Профсоюз урамында төзелеш калдыклары чүплеге  табылган. Чүплекнеж мәйданы 54 кв. м тәшкил итә.

Менделеевск шәһәре Башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта бозу  бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International