Төньяк идарә инспекторлары туфракны законсыз рәвештә казып алуны ачыклаганнар

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Теләче районы мониторингы барышында Төньяк идарә инспекторлары Теләче авылында туфракны законсыз рәвештә казуны һәм алуны ачыклаганнар.

Казылган  участокның мәйданы 48 кв. м тәшкил итә.

Җир астына китерелгән зыян өчен зыян суммасы исәпләнгән. Хокук бозучыга дәгъва юнәлтелгән. Әлеге эш буенча барлык материаллар да Теләче районы буенча Эчке эшләр органнарына тапшырылды.

Хәзерге вакытта территория тигезләнгән һәм тиешле хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International