Экология министрлыгы инспекторлары рөхсәтсез ике чүплек тапкан

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

«Халык контроле» системасы аша Аксубай районы Киса авылында бинаны сүтүдән калган чүп-чар җыю турында мөрәҗәгать килде. Идел-Кама идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында агач калдыклары туплану факты расланган.

Аксубай районы Башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм 60 көн эчендә хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде.

Минзәлә янында Кама буе идарәсе инспекторлары тарафыннан санкцияләнмәгән көнкүреш һәм төзелеш калдыклары чүплеге дә табылды. Пычрануның гомуми мәйданы 130 кв.м. тәшкил итә.

Минзәлә районы Башкарма комитетына һәм Минзәлә Башкарма комитетына закон таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм чүплекне бетерү кирәклеге турында кисәтүләр җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International