Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Сарман районында су объектында марганец булу-булмавын тикшерделәр.
1 июньнән Татарстанда «Чиста һава» операциясе башланды. 30 сентябрьгә кадәр ТР Экология министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә төтен газларында агулылык нормадан артып киткән транспорт чараларын ачыклаячак.
Мөслим районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары Шуганка авылы янында калдыклар ташлауны ачыклаган. Пычранган участокның мәйданы 1550 кв.м тәшкил иткән, чүплек күләме - 650 куб метр.
Апас районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары Каратун бистәсендә калдыкларны ташлауны ачыкладылар.
2 июньнән 9 июньгә кадәр Казанда һаваның пычрануын контрольдә тотучы биш автомат станциянең икесе атмосфера һавасында күкертле водородның рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән арту очраклары теркәлгән.
ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе адресына Ютазы районында яшәүчеләрдән шикаять килде. Җирле халык төнлә Урыссу шәһәр тибындагы поселокта начар химик истән зарлана. Һава торышын бәяләү өчен урынга Ык буе территориаль идарә экологлары күчмә экологик лаборатория белән бергә чыктылар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе адресына Бөгелмә районы Ключевка авылындагы буага ирекле керүне чикләү турында шикаять килде. Инспекторлар бу урынга чыгып китәләр, аның барышында табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу факты раслана. Сулык ярында суга керүне чикләүче билге урнаштырылган. Ачыкланганча, буа урнашкан җир кишәрлеге җирле халык милкенә тапшырылган, бу гамәлдәге законнарга каршы килә. Җир кишәрлегендә урнашкан буа Тумбарлинка елга кушылдыгында урнашкан.
Азнакай районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Чубар Абдул авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар ташлауны ачыкладылар. Туздырылган участокның мәйданы 4000 кв.м. тәшкил иткән, чүплек күләме - 1200 куб метр.
Алексеевск районы мониторингы барышында Татарстан Республикасы Экология министрлыгы Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Яңа Аксубай авылы янындагы калдыкларны ташлауны ачыкладылар. Чүуп урыны мәйданы 100 кв.м. тәшкил итә, чүплек күләме - 60 куб метр.
Уртак рейдны Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре үткәрде.