Санкцияләнмәгән чүплек Яңа Чишмә районы территориясен мониторинглау барышында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе белгечләре тарафыннан ачыкланды. Яңа Чишмә авылында Пролетар урамында төзелеш калдыкларын законсыз җыю урыны ачыкланды. Чүплекнең гомуми мәйданы – 70 кв.м, күләме – 10 куб.м.
Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенә табигатьне саклау законнарын бозмуга юл куймау һәм чүплекне бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде.
Хәзерге вакытта территория тиешле хәлгә китерелгән.