Экологик тикшерү Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе белгечләре белән берлектә оештырылды. «Нармонка» һәм «Атабай» агрофирмалары, шулай ук «Вафин Р.К.» фермер хуҗалыгы территорияләре тикшерелде.
Тикшерү вакытында ферма территорияләре канәгатьләнерлек санитар-экологик хәлдә иде, табигатьне саклау законнарын бозулар ачыкланмады.
«Хуҗалыкларның территорияләре тирестән чистартылган, тирес сыеклыгын чыгару көн саен махсус автотранспорт ярдәмендә турыдан-туры хуҗалык субъектына караган территорияләрдә башкарыла», – дип билгеләде экологлар.