Экология министрлыгы инспекторлары тимер юл полосасының торышын тикшерделәр

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары «РЖД» ААҖ полосасы һәм аңа якын территорияләрнең санитар торышы буенча рейд тикшерүендә катнаштылар.

Экологик рейд Маврино станциясеннән Бөгелмә шәһәренә кадәр участокта узды. Чарада Куйбышев тимер юлы хезмәткәрләре, җирле хакимият органнары һәм җаваплы ведомстволар вәкилләре катнашты.

Рейд барышында экологлар тарафыннан санкцияләнмәгән ике чүплек ачыкланды. Территорияне карап тоту өчен җаваплы затларга табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау һәм чүплекләрне бетерү кирәклеге турында кисәтүләр җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International