Пиголи авылы янындагы легаль булмаган чүплек территориясеннән 920 кубометрдан артык чүп чыгарылачак

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Лаеш районы Никольский авыл җирлегенең Пиголи авылы янында санкцияләнмәгән чүплекне бетерү эшләре төгәлләнеп килә. Калдыкларны законсыз урнаштыру узган ел ахырында вертолет белән күзәтү барышында ачыкланды.

Ул вакытта Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары 700 кв.м. территориядә төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган калдыклар, автомобиль шиннары һәм көнкүреш чүп-чарлары белән тулган урынга тап булганнар иде. Җыелган чүп-чарның гомуми күләме 920 куб.м.

Чара ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән район башкарма комитеты арасында төзелгән килешү кысаларында экологик керемнәр хисабына тормышка ашырыла. Якын арада территория тиешле санитар-экологик хәлгә китереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International