Экологлар Буа районында 500 кв.метр мәйданлы чүплек урынын ачыклады

2024 елның 9 августы, җомга

Халык контроле системасы аша Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсенә Буа районының Югары Наратбаш авылында санкцияләнмәгән чүплек турында мөрәҗәгать килде. Инспекторлар оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшергәндә хокук бозу факты расланды – авыл читендә көнкүреш калдыкларын законсыз туплау урыны табылды.

Чүплекнең гомуми мәйданы – 500 кв.м, күләме – 37 куб.м.

Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты адресына кисәтү җибәрелде, аның нәтиҗәләре буенча башкарма комитет территорияне 60 көн эчендә чистартырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International