Әлки районында калдыкларны туфракка җыю фактына чик куелды

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Торак чүп-чарлары, төзелеш һәм ремонт калдыклары, резин һәм пластмасса әйберләр. Әлки районының Чуаш Борнае авылындагы Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары боларның барысын да туфракка ташланган хәлдә таптылар. Пычранган урынның мәйданы 400 м2 тәшкил итә.

Авыл җирлеге җитәкчесенә табигатьне саклау законнарын бозуга юл куймау һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International