Казанның Авиатөзелеш районында экологлар тарафыннан бик зур көнкүреш калдыклары чүплеге табылды

2024 елның 16 августы, җомга

Экология министрлыгына Үзәк-Мариуполь урамындагы 47нче йорт янындагы калдыкларны рөхсәтсез җыю турында мөрәҗәгать килде. Күчмә тикшерү барышында законсыз чүплек факты расланды.  

Пычрануның гомуми мәйданы – 1278 м2, күләме – 766 м3.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрацияләре адресына чүплекне бетерү максатында мәҗбүри таләпләрне бозуны булдырмау турында кисәтү җибәрелде.

Хәзерге вакытта территория җыештырыла. Эшләр 85% дәрәҗәсендә тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International