Экология министрлыгына Казанның Теплица-Комбинат ур., 10 йортта калдыкларны рөхсәтсез ташлау турында халыктан мөрәҗәгать килде.
Үзәк идарә инспекторлары территорияне карап чыктылар, аның барышында калдыкларны җыю факты расланды. Пычрануның гомуми мәйданы – 245 м2, күләме 245 м3 тәшкил итә.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе адресына чүплекне бетерү максатында мәҗбүри таләпләрне бозуны булдырмау турында кисәтү җибәрелде.