Зеленодольск шәһәр судына Зеленодольск районы башкарма комитеты тарафыннан гамәл кылмауны законсыз дип тану турында дәгъва гаризасы җибәрелде. Әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян – кире кайтарылмаган, җирләрне рекультивацияләү үткәрелмәгән.
Экологлар журналистлар, Тукай районының коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе җитәкчесе һәм «Гринта» компаниясе вәкиле белән бергә «Возрождение» СНТ территориясен санкцияләнмәгән чүплекләр булу-булмавына карата тикшерделәр.
ТР Экология министрлыгына Бөгелмәдә «Вивид» заводы янындагы территориядә техник сыеклыкның агып төшүе турында мәгълүмат килде. Бу урынга Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге инспекторлары һәм белгечләре Бөгелмә районы буенча ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре белән бергә чыктылар.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Лаеш районы, Габишево поселогында күлнең агынты сулар белән пычрануы турында хәбәр килде.
Экология министрлыгы адресына Казан шәһәренең Дәрвишләр микрорайонында атмосфера һавасының пычрануы турында халыктан мөрәҗәгатьләр килде.
Көек бистәсендә җир эшләре вакытында төзелеш калдыклары казыла. Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсенә шундый шикаять белән вәзгыятьне үз күзләре белән күрүчеләр мөрәҗәгать иттеләр.
Экология министрлыгының Кама яны идарәсе инспекторлары күчмә тикшерү барышында Чаллыда Минзәлә тракты һәм Металлургия урамы киселешендә рөхсәтсез чүплекне ачыклаганнар.
«Автомобилист» гараж кооперативы белән Азнакай автопаркы арасындагы территориядән 140 кубометр чүп чыгарылган. Чаралар экологларны кисәтү йөзеннән күрелгән.
Август башында Тихоновка авылы белән Түбән Мактама ш.т.п. арасында Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары законсыз чүплек урынын ачыклаганнар иде. Ачыкланган вакытта чүп-чар мәйданы 50 кв.м тәшкил итте.
Минзәлә районы мониторингы барышында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын ачыкладылар.