ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары су корылмаларының торышын мониторинглау барышында «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ тарафыннан хокук бозуны ачыкладылар. Сеҗе авыл җирлегенең Мөрәле һәм Гөберчәк авыллары янындагы җир асты кишәрлекләрендә скважиналарны җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына лицензиясез файдалану факты билгеле булды.
Экологлар аңлатканча, җир асты суларын чыгаруга элек бирелгән рөхсәт гамәлдән чыгарылган. Җир асты байлыклары турындагы закон таләпләрен бозу ирекле тәртиптә бетерелмәде, шуңа бәйле рәвештә эшне карау судта дәвам итте.
Арча район суды карары белән ТР Экология министрлыгы позициясе хупланды. Җир асты байлыкларыннан киләчәктә файдалану өчен «Водоканал-Сервис» ҖЧҖ лицензия алырга тиеш.