Экологлар Казанда законсыз юл эшләрен ачыкладылар

2024 елның 22 ноябре, җомга

Казанның Совет районында Җәлилчеләр урамында җир эшләре бару җирле халыкны сагайткан, алар бу хакта кичекмәстән Экология министрлыгында хәбәр иттеләр.

Үзәк территориаль идарә инспекторлары күчмә тикшерү уздырды. Тикшерү вакытында техниканың эшләве ачыкланмады, әмма өч җир кишәрлегендә туфракның уңдырышлы катламын алу һәм күчерү факты расланды.

Әлеге факт буенча Министрлык тарафыннан Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетына сорау юлланды. Алынган мәгълүматларга караганда, юл салу өчен җир эшләрен башкаруга ордер бирелмәгән, подрядчылар турында мәгълүмат та юк.

Ачыкланган факт шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә бәйле хокук бозулар турында сөйли. Чаралар күрү өчен материаллар ведомство буйсынуы буенча Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясенә тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International