Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары прокуратура вәкилләре белән берлектә Питрәч районы территориясендәге лицензияле кишәрлекләрне тикшерделәр. Казу эшләре башланганчы Көнчыгыш-Татар-Тау Иле, Тогашево, Питрәч һәм Күн җир асты кишәрлекләрендә җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга җир категориясен, шулай ук рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртергә кирәк.
Тикшерелгән участокларның өчесендә хокук бозулар теркәлмәде – файдалы казылмалар чыгару эшләре яңадан рәсмиләштерелгәнче башкарылмаган. Ә менә «Недра ресурс» ҖЧҖ бирелгән лицензия шартларын бозып, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә җир асты байлыкларын эшкәртә башлаган.
Законсыз чыгарылган казылмалар күләмен һәм мәйданын исәпләү өчен «ТР Геоүзәге ФҖБ» маркшейдеры белән кабат урынга чыгу оештырылды. Тикшерү нәтиҗәләре турында соңрак билгеле булачак.