2024 елда Министрлык тарафыннан экологик контрольне гамәлгә ашыру кысаларында «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» федераль законның 51 ст. һәм РФ Җир кодексының 13, 42 ст. таләпләрен бозу ачыкланды. Түбән Кама районы территориясендә 318 кв.м мәйданда бетон әйберләр һәм төзелеш кирпече ватыклары рәвешендә чүпләр тупланган.
Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендәге тимер юл полосасын тикшерүгә шулай ук Россия тимер юллары һәм Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча фәнни-җитештерү үзәге хезмәткәрләре җәлеп ителде.
Элегрәк ТР Экология министрлыгы инспекторлары Зәй районын тикшерү барышында РФ Су кодексының 65нче статьясын бозуны ачыклаганнар иде. Юридик зат калдыкларны Багряж елгасының су саклау зонасында туфракка ташлаган иде.
ТР Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары гражданнар мөрәҗәгатен карау кысаларында Түбән Кабан күленә агып төшүче сулар агызу фактын ачыкладылар.
2022 елда Экология министрлыгы инспекторлары «Коммунсервис» МУП чистарту корылмаларыннан пычраткыч матдәләр арткан агынты суларны агызуны ачыкладылар. Нәтиҗәдә Актаныш районының Актаныш авылында инеш пычранган.
Экология министрлыгы инспекторлары элегрәк ачыклаганча, Әлмәттә Бигәш елгасы су объектының яр буе полосасында урнашкан җир кишәрлегенең бер өлеше койма белән әйләндереп алынган. Койма яр сызыгы кисеменнән 2 метр ераклыкта урнашкан, бу РФ Су кодексының 6 ст. таләпләрен боза, чөнки су объектына керү мөмкинлеге чикләнә.
ТР Экология министрлыгы санитар-экологик икеайлыкка беренче нәтиҗәләрне ясый. 10 көн эчендә төрле характерда табигатьне саклау законнарын бозуның 278 очрагы ачыкланды.
Язгы ташуны контрольдә тоту һәм су объектларының торышын мониторинглау кысаларында Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары, Экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәк бүлеге белгечләре белән берлектә, Казанда Нокса елгасына карата күчмә тикшерү үткәрделәр.
Әлмәт шәһәре территориясендә рейд тикшерүе вакытында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары чистартылмаган агып төшүче суларны законсыз агызу очрагын ачыклады. Агызу КамА3 автомобиленнән «Земляника» бакчачылык берләшмәсе территориясендәге җир кишәрлегенә башкарылган.
ТР Түбән Кама шәһәр суды табигатькә китерелгән зыянны каплау, шулай ук чүплекне бетерү турында Экология министрлыгы файдасына карар чыгарды.