Ел башыннан Экология министрлыгына 575 мөрәҗәгать килгән

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлегенә ел башыннан 575 мөрәҗәгать килгән. Аларның 57се «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша, 136 хәбәр «Халык контроле» системасыннан, 44е «ПОС» кире элемтә платформасында теркәлгән һәм 338 хәбәр Министрлыкның элемтә каналлары аша кергән.

 

Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә санкцияләнмәгән чүплекләр, шул исәптән кар чүплекләре дә булды. Бу тема буенча 223 хәбәр килгән. 182 шикаять һава сыйфатына бәйле. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкәртелә. әйтик, узган атнада Экология министрлыгы инспекторлары җирле халыкның шикаятенә нигезләнеп Зеленодольск районының Большие Ключи авылына киттеләр. Авыл халкы кош фабрикасы ягыннан килгән начар истән зарлана. Күчмә лаборатория ярдәмендә һава пробалары алынган. «Ключи кошчылык фабрикасы» филиалы федераль экологик күзәтчелектә булганлыктан, барлык материаллар Росприроднадзор һәм Россельхознадзорга тапшырылган.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- телефон буенча  - (843) 267-68-67;

- электрон почта аша  - eco.signal@tatar.ru;

- интернет кабул итү бүлмәсендә -  http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясе;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча;

- атна саен, сишәмбе көнне уза торган гражданнарны кабул итүдә-  (843) 267-68-48 телефоны буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International