Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллыда үткәрелгән рейд барышында табигатьне саклау законын бозу фактын билгеләгән.
Әлмәт шәһәр суды оешмага карата административ штраф салу турында карар чыгарган. Инде узган елның декабрь аенда ук җирле халыктан Әлмәт районында калдыкларны законсыз яндыру турында шикаять кергәнлеген искә төшерик.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе кабул итү бүлегенә Әлмәттә яшәүчеләрдән шәһәрдә законсыз төстә чүп яндыру буенча шикаятьләр алынган. Экологлар шундук мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча юл тоткан.
Чистай шәһәрендәге бер ягулык станциясе янәшәсендә рөхсәтсез урынга кар көрте ясап куйганнар. Әлеге закон бозу очрагын рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары ачыклаган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Лениногорск районында рейд барышында 6 000 кв.м. мәйданга җәелгән зур чүплеккә тап булган.
Түбән Кама районында “Халык контроле” системасы буенча җир законын бозу турында хәбәр алынган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча юлга кузгалган.
Казан шәһәре Совет районында чүплектән әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күләменең якынча 700 мең сум тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре узган елның көзендә үткәрелгән рейд барышында әлеге закон бозу очрагын теркәгән булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районына рейд ясаган. Экологлар рейд барышында бер производство базасы территориясенә куе кара төтен таралуын күреп алган.
Төрелмә материаллар, иске чиләкләр, тузган автомобиль шиннары. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа районында якынча бер гектар мәйданга җәелгән гаять зур чүплеккә тап булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Чаллыда пычрак кар өеменә тап булган. Пычранган мәйданның 115 кв.м. тәшкил итүе исәпләрп чыгарылган.