Чистайда ягулык салу станциясенә рөхсәтсез кар көрте өчен штраф яный

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Чистай шәһәрендәге бер ягулык станциясе янәшәсендә рөхсәтсез урынга кар көрте ясап куйганнар. Әлеге закон бозу очрагын рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары ачыклаган. Тикшерүдән күренгәнчә, карны әлеге ягулык салу станциясе хезмәткәрләре законсыз төстә өеп куйганнар. Вазифаи затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.6 статьясындагы 1 өлеше (“Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу, бу Кодексның 3.17 статьясында күздә тотылган калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләреннән тыш”) буенча административ беркетмә төзелгән. Материаллар Чистай районы административ комиссиясенә карап тикшерүгә тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International