Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе кабул итү бүлегенә Әлмәттә яшәүчеләрдән шәһәрдә законсыз төстә чүп яндыру буенча шикаятьләр алынган. Экологлар шундук мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча юл тоткан. Территорияне тикшерү барышында, чыннан да, закон бозу факты расланган. Предприятиенең үз территориясендә сәнәгать чүп-чарын яндыруы мәгълүм булган. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.1 статьясы (“Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл иткәндә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан һәм башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Хәзер аңа 100 мең сумга кадәр штраф яный.