Әлмәт шәһәр суды оешмага карата административ штраф салу турында карар чыгарган. Инде узган елның декабрь аенда ук җирле халыктан Әлмәт районында калдыкларны законсыз яндыру турында шикаять кергәнлеген искә төшерик. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары шикаятьтә күрсәтелгән адрес буенча барып, чыннан да, закон бозу фактын раслаган. Экологлар гаеплене билгеләү һәм аны җаваплылыкка тарту өчен җир кишәрлеге милекчесеннән һәм арендатордан документлар соратып алган. Предприятие кирәкле документларны өч көн вакыт эчендә җибәргән. Моңа бәйле рәвештә экологлар Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 17.7 статьясы (“Прокурорның, тикшерүченең, дознавательның яки административ хокук бозу турында эшне карап тикшерүче вазифаи затның законлы таләпләрен үтәмәү”) буенча беркетмә төзегән. Эш материаллары судка тапшырылган. Әлмәт шәһәр суды закон бозучыга 50 000 сум күләмендә штраф билгеләгән.