Казандагы бер оешмага шәһәр эчендә чүплек ясаган өчен 800 мең сум түләргә туры килгән

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Казан шәһәре Совет районында чүплектән әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күләменең якынча 700 мең сум тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре узган елның көзендә үткәрелгән рейд барышында әлеге закон бозу очрагын теркәгән булган. Пычранган мәйданның 210 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Закон бозучыга, 100 мең сум күләмендәге штрафтан тыш, әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны да компенсацияләргә туры килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International