Чаллы предприятиесе табигатьне саклау турындагы законның берьюлы берничә статьясын бозган

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллыда үткәрелгән рейд барышында табигатьне саклау законын бозу фактын билгеләгән. Соңыннан ачыкланганча, предприятиедә газ чистарту җайланмаларыннан закон таләпләрен санга сукмыйча гына файдаланылган. Шуның белән бергә, оешманың һаваны пычратучы объектын вакытында учетка куймаганлыгы  һәм производствода экологик контрольлек программасы буенча хисап тапшырмаганлыгы мәгълүм булган. Закон бозучыга карата түбәндәге статьялар буенча беркетмәләр төзелгән:

- Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.21 статьясындагы 3 өлеше (“Атмосфера һавасына аны пычратуга китерердәй зарарлы матдәләр чыгаруга контрольлек итү һәм газларны чистарту өчен корылмалардан, җиһазлардан яки аппаратурадан файдалану кагыйдәләрен бозу, алардан файдаланмау, яисә төзек булмаган әнә шундый  корылмалардан, җиһазлардан яки аппаратурадан файдалану”);

- Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.46 статьясы (“Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны дәүләт учетына алуга заявка тапшыру, учет мәгълүматларын актуальләштерү өчен мәгълүматлар тапшыру бурычын үтәмәү яки вакытында үтәмәү”);

- Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының ст. 8.5 статьясы (Экологик мәгълүматларны яшереп калу яки бозып күрсәтү”).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International