Түбән Камада яшәүче берәү туфракның уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп салдырып алган өчен штрафка тартылган

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Кама районында “Халык контроле” системасы буенча җир законын бозу турында хәбәр алынган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән адрес буенча юлга кузгалган. Тикшерү барышында ачыкланганча, биредә яшүче берәү үзенең шәхси ихтыяҗлары өчен Каракүл күле белән Красный Ключ бистәсендәге кечкенә генә сулык арасындагы җир биләмәсеннән туфракның уңдырышлы катламын ташыган. Физик зат Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.6 статьясындагы 1 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”)  буенча административ җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International