Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районына рейд ясаган. Экологлар рейд барышында бер производство базасы территориясенә куе кара төтен таралуын күреп алган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре шунда барып, тикшерү акты төзегән. Әлеге мәгълүматлар нигезендә административ эш кузгату турында билгеләмә чыгарылган. Хәзерге вакытта Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.1 статьясы (“Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл иткәндә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан һәм башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү”) һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) нигезендә административ тикшерү алып барыла.