А.Гуляев исемендәге скверда «Уяну» экологик фестивале узды. Ел саен бу акция иң актив укучыларны һәм экологиягә битараф булмаган район халкын берләштерә.
Чистай районы территориясен мониторинглау кысаларында Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Ерыклы елгасы буендагы Чистай авылларына кабат чыгып киттеләр.
Идел-Кама территориаль идарәсенең өлкән белгече Ильяс Галләмов Алексеевск районының Ялкын мәктәбендә табигатьне саклау турында әңгәмә үткәрде. Инспектор иске әйберләрне ничек файдалы итеп кулланырга мөмкинлеген сөйләде.
Экологик икеайлык кысаларында Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Аксубай районына мониторинг үткәрделәр. 2 торак пунктта рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннары ачыкланган.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Чистай районында Ерыклы елгасына агынты сулар агызу турында мөрәҗәгать килде. ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар.
Үзәк территориаль идарә башлыгы Радик Нәҗметдинов авыл җирлекләре башлыклары һәм Питрәч һәм Биектау районнары предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмәләрдә катнашты. Очрашу барышында каты көнкүреш һәм биологик калдыклар полигоннарын тоту һәм эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
25 апрельдә Россиянең барлык төбәкләрендә Бөтенроссия Эколята көне билгеләп үтелә. Эколяталар-чын дуслар һәм табигатьне саклаучылар, әйләнә-тирә мохитне яратучы, саклаучы балалар. Бу көнгә ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре экологлары тематик дәресләр әзерләделәр.
Ел саен 19 апрельдә дөньяда традицион булып киткән матур язгы бәйрәм – Умырзая көне билгеләп үтелә. Умырзаялар -кышкы салкыннан соң шытып чыккан беренче чәчәкләр, алар язның башлану символы. Бу көнгә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре экологлары балалар өчен төрле чаралар әзерләгән.
Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нурлат районының Урта Камышлы авылындагы 38 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Елның теләсә кайсы вакытында табигатьне саклыйбыз» дигән темага экологик белем бирү дәресе үткәрделәр.
Чистай районы мониторингы барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары урамнарны кышкы җыештырудан калган карны Чистай шәһәренең Ржавец елгасының су саклау зонасында рөхсәтсез урнаштыруны ачыклаганнар.