ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Министрлыкның өстенлекле бурычларының берсе – халыкны экологик агарту. Ул кешегә беренче чиратта табигать белән дөрес аралашу, аңны, гадәтләрне, яшәү рәвешен һәм фикер йөртүен үзгәртергә өйрәтергә тиеш», - дип билгеләп үтә министрлыкның экологлары. Ведомство белгечләре даими рәвештә дәресләр, викториналар һәм мастер-класслар үткәрәләр.


15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Идел аръягы  территориаль идарәсе инспекторлары Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең беренче сыйныф укучылары өчен «Табигатьне саклагыз» дигән танып-белү экодәресе үткәрде.


6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе лабораториясендә Буаның 2нче лицееның 4нче сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде.


2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Экология министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре татар телендә мавыктыргыч эко дәрес үткәрделәр. Әйләнә-тирәлекне саклау, экологик куркынычсызлык һәм Кызыл китап турында Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына сөйләделәр. Дәрес барышында балалар Кызыл китап белән таныштылар, сирәк һәм юкка чыккан хайваннар һәм үсемлекләрнең сурәтләрен карадылар, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.


1
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Экология  һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенә Буа шәһәренең «2нче лицей»дагы  5нче сыйныф укучылары  файдаланылган батарейкалар алып килделәр. Гомуми тырышлык белән 11,6 килограмм җыелды.


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре Чистай районының 2 нче лицее укучылары өчен кышлаучы кошлар турында экология дәресе уздырганнар.


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары Буа районының “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә җимлекне үз куллары белән кул астындагы материаллардан ничек ясарга һәм алар нинди булырга тиешлеге турында сөйләделәр. Белгечләр җимлекләрне ничек дөрес эшләргә кирәклеген күрсәттеләр һәм каурыйлы дусларны ашату буенча киңәшләрен бирделәр.


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре 5 нче гимназиядә булдылар. Анда 4 нче сыйныф укучылары белән экологиянең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


30
декабрь, 2022 ел
җомга

Чүпрәле районында «Государев Амбар» ҖЧҖ предприятиесен планлы тикшерү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары атмосфера һавасын саклау өлкәсендә хокук бозуларны ачыкладылар. Оешкан чыганактан (ашлык киптергечтән) һава пробасын сайлап алганда, рөхсәт ителгән иң чик концентрациядә үлчәүле матдәләрнең 7,2 тапкырга артып китүе ачыкланды.


14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Буаның «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасында экология конференциясендә «Кечкенә тикшеренүчеләрнең беренче адымнарын» өйрәнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International