Кызыл китап турында - туган телдә. Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Тәтеш районы мәктәп укучылары өчен экодәрес үткәрде

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Экология министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе белгечләре татар телендә мавыктыргыч эко дәрес үткәрделәр. Әйләнә-тирәлекне саклау, экологик куркынычсызлык һәм Кызыл китап турында Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына сөйләделәр. Дәрес барышында балалар Кызыл китап белән таныштылар, сирәк һәм юкка чыккан хайваннар һәм үсемлекләрнең сурәтләрен карадылар, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.

 «Планетадан юкка чыгу куркынычы дәрәҗәсенә карап, һәр төр билгеле бер төс белән аерылып тора. Кызыл битләрдә юкка чыгу куркынычы булган хайваннар, үсемлекләр бирелгән. Сары битләрдә-  аз санда калып баручы һәм тиздән юкка чыгу куркынычы янаганнар күрсәтелгән. Ак битләрдә бик сирәк хайван төрләре бар, алар беркайчан да диярлек кеше күзенә күренмиләр. Яшел битләрдә-элек юкка чыгу алдында торган, ләкин кешеләрнең тырышлыгы белән  аларның саны арткан төрләр. Ә кара битләрдә коткарып, саклап калып булмаган  төрләр билгеләнде», - диләр  экологлар. Балалар зур кызыксыну белән фикер алышуларда катнаштылар һәм  төрле сорауларныда актив бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International