Буа укучылары 11 кг файдаланылган батарейкалар тапшырган

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

ТР Экология  һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенә Буа шәһәренең «2нче лицей»дагы  5нче сыйныф укучылары  файдаланылган батарейкалар алып килделәр. Гомуми тырышлык белән 11,6 килограмм җыелган.

Экологлар балалар белән танып белү әңгәмәсен үткәрде, бер батарейканың әйләнә-тирәлеккә нинди зыян китерүе турында сөйләделәр, ел саен үткәрелә торган «Мәктәп экопатруле» республика конкурсын искә төшерделәр һәм яшь натуралистларның кемнәр икәнен һәм аларның отрядына ничек керергә кирәклеген аңлаттылар.

Белгечләр укучыларга рәхмәт белдерделәр һәм барлык катнашучыларга истәлеккә экологик темага махсус  буяу китаплары бүләк иттеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International