Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе экологлары махсус «Азнакай шәһәре гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары өчен флора һәм фауна дөньясы турында презентация әзерләгән иде.
Министрлыкның «кайнар линия» телефонына Актүбә шәһәр тибындагы бистәсе территориясендә урамнарны чистартудан барлыкка килгән калдыкларны законсыз урнаштыру турында хәбәр килде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Баулы муниципаль районының «5 нче номерлы урта гомуми белем бирү әктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесе укучыларына безнең төбәктә яшәүче кошлар турында сөйләде.
Нәрсә ул тыюлык, тыюлыклар ни өчен кирәк, Татарстан территориясендә нинди милли парклар бар? Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре экология дәресе барышында бу һәм башка сорауларга җавап бирде.
Азнакай районының Сукаеш авылы янындагы карьер территориясендә 300 кв.м. күләмендә законсыз рәвештә ком чыгарылган. Урлау факты ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан 2020 елның апрелендә теркәлә.
Баулы районының 2 нче номерлы «Рябинка» балалар бакчасында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре катнашында «Тылсымлы урманга сәяхәт» дигән экологик чара узган.
Исергәп авыл җирлеге территориясендә каты көнкүреш калдыкларын санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру очрагы Баулы районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан ачыкланган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай районы Мәсгут авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез көнкүреш калдыклары ташланган урынны ачыклаганнар.
Ык буе территориаль идарәсе экологлары, Баулы урманчылыгы хезмәткәрләре белән берлектә, «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен урманга экскурсия оештырганнар.
Баулы районы Кырым-Сарай авыл җирлеге территориясендә Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары берничә атна элек көнкүреш чүп-чары, агач, пыяла шешәләр һәм полиэтилен калдыкларыннан чүплек өеменә тап булганнар.