ТР Экология министрлыгы белгечләре Баулы шәһәрендә яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча чыктылар

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать   ресурслары министрлыгына «ТР Баулы муниципаль районы Гражданнарны яклау идарәсе» муниципаль казна учреждениесе мөрәҗәгать итте. Биредә яшәүчеләр Баулы шәһәренең 27 микрорайонында начар ис, фаразланганча, күкертле водород исе  таралудан зарланган. Ык буе территориаль идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге белгечләре күчмә экологик лаборатория белән бергә һава  пробаларын алу өчен чыктылар. Төнлә 23: 00 сәгатьтә Сәйдәшев урамы, 31 йорт тирәсендә экологлар махсус җиһазлар кулланып, атмосфера һавасын тикшерүгә алдылар. Алар 6 күрсәткеч буенча анализланды: оксид һәм азот диоксиды, углерод оксиды, күкерт оксиды, аммиак һәм күкертле водород. Анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән иң чик концентрациясеннән артып китүе ачыкланмады.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:

- 843)267-68-67 телефоны буенча;

- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет-кабул итү бүлмәсендә;

- WhatsApp һәм Telegram  өстәмә элемтә каналлары буенча 79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясендә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International