Баулы районы укучылары өчен канатлы дуслар турында дәрес үткәрделәр

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Баулы муниципаль районының «5 нче номерлы урта гомуми белем бирү әктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесе укучыларына безнең төбәктә яшәүче кошлар турында сөйләде. Чара барышында балалар бик теләп рәсемнәр буяды, табышмаклар чиште, кошлар турында шигырьләр һәм мәкальләр сөйләде. Экологлар җимлекләрне ничек дөрес ясау һәм кошларны тукландыру буенча киңәшләр бирде. Экология дәресе ахырында мәктәп территориясендә балалар үз куллары белән ясалган җимлекләр элде һәм канатлы дусларны кайгыртырга вәгъдә бирде. «Мондый чаралар укучыларда кошларның күптөрлелеге һәм яшәү рәвеше турында белемнәр формалаштыра. Алар хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияләргә һәм экологик культура булдырырга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте идарә белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International