Экологлар Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча һава пробалары алдылар

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе адресына Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы  бистәсендә яшәүчеләрдән коллектив шикаять алынды. Биредә яшәүчеләр Ф.Кәримов, Луговая һәм Химиклар тыкрыгы урамнары буенча химия исеннән зарландылар. Ык буе территориаль идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге белгечләре күчмә экологик лаборатория белән бергә пробалар алу өчен  урынга чыктылар. Төнлә өч урында 23:50-01:30 сәгатьләр аралыгында  махсус җиһазларны кулланып, атмосфера һавасы пробалары сайлап алынды. Алар 8 күрсәткеч буенча анализланды: фенол, формальдегид, азот оксиды һәм азот диоксиды, углерод оксиды, күкерт диоксиды, аммиак һәм күкертле водород. Анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән иң чик концентрациясеннән артып китүе ачыкланмады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International