ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе адресына Ютазы районында яшәүчеләрдән шикаять килде. Җирле халык төнлә Урыссу шәһәр тибындагы поселокта начар химик истән зарлана. Һава торышын бәяләү өчен урынга Ык буе территориаль идарә экологлары күчмә экологик лаборатория белән бергә чыктылар.
Азнакай районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Чубар Абдул авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар ташлауны ачыкладылар. Туздырылган участокның мәйданы 4000 кв.м. тәшкил иткән, чүплек күләме - 1200 куб метр.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре Азнакай районы территориясендә юл сервисы объектларының, бүлеп бирелгән полосаларның һәм гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының санитар-экологик торышын контрольдә тоту буенча уртак рейд үткәрделәр.
Үчәлле авылы янында рөхсәтсез калдыклар чүплеген ТР Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары тапкан. Хокук бозу Азнакай районы мониторингы барышында санитар-экологик икеайлык кысаларында ачыкланган. Чүпләнгән территориянең мәйданы 560 кв. м, күләме 82 куб. м тәшкил итә.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Азнакай районы мониторингы барышында ТР Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Тумутук авылы янындагы чүплекне ачыкладылар. Чүпләнгән территориянең мәйданы 800 кв. м, күләме 140 куб. м тәшкил итә.
Ютазы районы мониторингы барышында Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Байлар авылы янында рөхсәтсез калдыклар чүплеген ачыклаганнар. Чүпләнгән участокның мәйданы 290 кв. м, күләме 232 куб. м тәшкил итә.
Менә инде бишенче тапкыр тулы состав белән Ык буе территориаль идарә инспекторлары сулык ярларын чүп-чардан чистартырга чыгалар. Бүген – Азнакай шәһәрендә Кара елга. Экологлар ярның 2 километрын чүп-чардан чистарттылар.
ТР Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең экология дәресе Азнакайның «Кояшлы» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен урманга сәяхәт формасында үткәрелде.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәренә керү урынында контейнер мәйданчыгының чүпләнүен һәм чүплек ачыкладылар. Хокук бозу Азнакай районы мониторингы барышында ачыкланган. Чүпләнгән участокның мәйданы 200 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме 20 куб. м.
ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай районы мониторингы барышында Әсәй авылында Заречная урамында табигатьне саклау бозылуын ачыкладылар. Эстәрле елгасы ярында су объектына ирекле керүне чикләүче койма урнаштырылган, бу су законнарын бозу булып тора.