Мәйданы 4000 кв.м. булган чүплекне Ык буе территрориаль идарә экологлары кисәтүе буенча бетергәннәр

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Азнакай районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының  Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Чубар Абдул авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар ташлауны ачыкладылар. Туздырылган  участокның мәйданы 4000 кв.м. тәшкил иткән, чүплек күләме - 1200 куб метр.

Җир кишәрлеге милекчесе -«Җәлил» агрофирмасына табигатьне саклау законнарын бозуга юл куймау һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турындагы кисәтү бирелде. Бүгенге көндә чүплек бетерелде, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International