Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә Азнакай районының Вахитов авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар ташлануы турында гражданнардан хәбәр килде.
Эчке эшләр органнары хәбәре буенча экологлар оператив рәвештә Мөслим районына барып кайтты. Мөслим-Иске Карамалы автомобиль юлының юл буе полосасында 30 куб.метр күләмендәге автоцистернасы булган, әйләнеп капланган автотранспорт булуы ачыкланды. Җир өслегенә агып чыккан нефть «елгасы»ның гомуми күләме 532 квадрат метр тәшкил итә.
Ахатин – нәрсә, һәм ни белән туклана ул? Азнакай шәһәре гимназиясендә укучыларга үткәрелгән экология дәресендә бик тә әрсез һәм тавыш-тынсыз “җәнлек” – әкәм-төкәмнәр турында сөйләгәннәр.
Азнакай шәһәре “Гнездышко” 8нче балалар бакчасында, экологик тәрбия эше нәтиҗәсен арттыру максатыннан чыгып, “Эколятлар – табигатьнең яшь сакчылары” дигән муниципаль конкурс үткәрелгән.
Мәктәпкәчә балачак – кеше шәхесен, аның әйләнә-тирә мохитне танып белүен формалаштыруның башлангыч этабы. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәре “Солнышко” балалар бакчасында “Планетабызны саклыйк” дигән темага экология дәресе уздырган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Азнакай шәһәре гимназиясе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә экология дәресе уздырган.
Компания, лицензия таләпләрен санга сукмыйча, Дим-Тамак чыганагында файдалы казылма чыгару эшләренә тотынган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары җир кишәрлекләренең тиешле категориядәге сәнәгать җирләренә күчерелмәвен билгеләгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәре гимназиясендә беренче сыйныф укучылары белән кеше кулы кагылудан сакланып килүче территорияләр – тыюлыклар турында сөйләгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәрендә гимназия укучылары өчен Яңа ел алдыннан экологик бәйрәм үткәргән.
Азнакай районында бер нефть компаниясе Эстәрле елгасының су саклау зонасында эшсез яткан торбаүткәргечне сүтеп алган. Әмма, экологлар билгеләгәнчә, бу эшне башкарганда закон бозуларга юл куелган.