Азнакайның “Гнездышко” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар табигатьнең яшь сакчылары сафларына кушылган

2020 елның 21 феврале, җомга

Азнакай шәһәре “Гнездышко” 8нче балалар бакчасында, экологик тәрбия эше нәтиҗәсен арттыру максатыннан чыгып, “Эколятлар – табигатьнең яшь сакчылары” дигән муниципаль конкурс үткәрелгән. Чара балаларның туып-үскән төбәгебез табигате турында – табигатьнең үзенчәлекләре, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында белемнәрен киңәйтүгә, аларда табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Сабыйлар иң элек табигатьнең күренекле почмаклары буенча виртуаль сәяхәткә чыккан: алар үз юлында төрле әкият геройларын очраткан. Әкияти образлар сабыйларны эколятлар сафларына кабул итеп алу өчен, табигатьне сакларга ант иттергән, гимн җырлаткан. Өлкән һәм әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар “Татарстан Кызыл Китабындагы үсемлекләр һәм хайваннар” дигән экологик викторинада белемнәре белән “ялтыраган”, шулай ук “Безнең йортыбыз – табигать” дигән интерактив уенда катнашкан. 

Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгече Эльза Вәлиева: “Бүген балаларны экологик яктан агарту һәм тәрбияләү Азнакай шәһәре “Гнездышко” 8нче балалар бакчасы тәрбия-мәгариф эшчәнлегендә төп урыннарның берсен алып тора”, – дип билгеләп үткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International